"Серле песиләр дөньясы"
Хайваннарга карата кайгырту хисе, мәрхәмәтле караш тәрбияләү максатыннан кечкенә дусларыбыз белән, мәчеләргә багышланган балалар иртәсе уздырылды. Презентация аша песиләрнең токымнары, назлыкайларның характерлары, тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы турында сөйләп үтелде. Йомшаккайлар турында кызыклы фактлар һәм аларның тормышыннан иң шаян вакытлар күрсәтелде. Соңыннан балалар, яхшы кәеф дулкынында, песиләр турында китаплар карадылар.