Городская детская библиотека - филиал № 47

«Дөньяда иң матур тел»

21-февраль "Халыкара туган тел" көне уңаеннан мәктәп укучылары белән бәйрәм иртәсе үткәрелде. Балаларга бу көннең каян килеп чыгуы, җир йөзендә ничә тел барлыгы һәм аларның күбесенең юкка чыгу куркынычы турында сөйләп үтелде. Алга таба туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрелде; тел турында мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар әйтелде; татар халкының бик матур милли бәйрәмнәре искә алынды. Чара барышында укучылар туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләделәр, татар халык уеннарын уйнадылар, “Туган тел”җырын җырладылар.