Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Китапханә турында

Яшьләр китапханәсе  1987 елда эшли башлый. Учреждение тугызэтажлы торак йортның беренче этажында урнаша. Аерым керү урны бар. Беренче ел эшләгәч файдаланучылар саны 2100 кеше булды. Бүгенге көндә китапханә 5000 артык файдаланучыларга хезмәт күрсәтә.  



Яшьләр китапханәсенең укучыларын хезмәт итүе абонемент hәм уку залы аша алып барыла.




Китап фондының ачылып күрсәтелүе китап күргәзмәләре, ачык киштәләр, информация өстәлләре аша алып барыла –  бу нәрсәләр Татарстан Республикасының 2 дәүләт телендә ясала. Аларда күрсәтелгән материаллар аркылы укучылар белән күзәтүләр hәм әңгәмәләр үткәрелә. Бу эштә бик зур роль масса-күләм мероприятияләр уйный, чөнки китапханә шәhәрнең уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итә. 



 

Яшьләр китапханәсе хезмәт күрсәткән районда  №5 , 7 , 21, 27 нче урта мәктәпләр, 25 нче гимназия, 35 нче лицей, 23 нче коррекцион мәктәп урнашкан.



 

Үзеңнең миссияне яшьләр китапханәсе яшүсмерләр яшьтәге специфик үзенчәлеккә игътибар итеп тормышка ашыра. Китапханәнең коллективы яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтү аркылы китапханәнең уңай имиджын формалаштырырга тырыша.


 

Китапханә мондый юнәлешләрдә эшли: патриотик, әхлакый, хокук, экологик, эстетик тәрбияләү,  матур әдәбиятне пропагандалау. Аерым игътибар наркомания профилактикасына hәм сәламәтле яшәү рәвешен пропагандалауга ителә.  

 

 

Зур интелектлы hәм рухи байлыкка ия булган китапханә файдаланучыларына китап аша белем дөньясын ача, информациягә, рухи үсүгә мөмкинлек бирә, рухи үсешкә, белем алуга, үзлегеңнән укуга мөмкинлек бирә.




Укучыларга хезмәт күрсәтүне без шулай итеп төзибез, аларның мәдәни-информацион таләпләрен канәгатьләндерергә, шәхси үсешкә булышу.



Китапханә коллективы китапханәнең уңай имиджын төзергә тырыша, элгәре файдаланучыларга яхшы сыйфатлы хезмәт күрсәтү белән, вакытында китапханә hәм аның файдаланучылары арасындагы конфликтлар кисәтү белән.