Городская молодежная библиотека - филиал № 45

“Булган куллар” клубның эше

Безнең китапханәдә төрле гомуми белем мәктәпләре балалары hәм яшүсмерләре өчен “Булган куллар” клубы эшли. Клубның девизы “Хобби hәм иҗатка креатив техника”. Клуб hәр сишәмбе hәм пәнҗешәмбе эшли.

“Булган куллар” клубы 2013 елның сентябрендә эшли башлый, китапханәче Миндубаева И.В. җитәкчелегендә. Балаларның беренче эшләре ул сәйлән белән чигү (Максютина Е.В.), бәйләү (Миндубаева И.В.).

Хәзерге вакытта балалар “Декупаж” техникасын (Миндубаева И.В.) өйрәнәләр. Эшләр (тәлинкәләр, банкалар, шешәләр, поднослар hәм башкалар) бик матур. Үзләренең эшләренә түгәрәкчеләр зур иҗади хыял хисләре белән мөнәсәбәт итәләр, пөхтә, hәм бәрәкәтле материал белән файдалану осталыгына өйрәнәләр, эшләгән эшләрендә уңай нәтиҗәгә актив омтылалар.

Балаларның эшләре буенча “Үзеңнең кулын белән ясалган могҗизалар” күргәзмәсе куелган.