Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Парклар сезонын ачу

Бүген китапханәләр системасы хезмәткәрләре Г. Тукай исемендәге уку һәм ял паркы эшен башлап җибәрде. Шәһәр халкы өчен кызыклы һәм мавыктыргыч программа узды.
Үзәк хезмәткәрләре балалар өчен "Тынычлык күгәрченнәрен"ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Теләге булган һәркем ак кошларны ясый алды, алар бу кошларны якыннарына җирдә тынычлык символы буларак бүләк итә алачак.