Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Язлар килә Тукай белән

"Заман" уку һәм аралашу үзәгендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуына багышланган квиз-уен узды. Чарада Нижнекамский филиал КИУ студентлары катнашты.
Укучыларга шагыйрьнең бик кыска, шул ук вакытта гаҗәеп кызганычлы тормыш юлы турында сөйләнде, тормышында булган кызыклы вакыйгалар искә алынды. Чара барышында катнашучылар Тукайның туган якка багышланган шигырьләрен укыдылар, әсәрләре буенча кроссворд чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр.Шулай ук, Казан шәһәрендә һәм Яңа Кырлайда урнашкан музей комплексларында виртуаль сәяхәттә булдылар.