Городская молодежная библиотека - филиал № 45

Пушкин иҗатына сәяхәт

"Укучы буынга" акциясе кысаларында "Заман" үзәгендә Пушкин иҗатына багышланган әдәби уен узды.
Уен катнашучылары иң яхшы әсәрләрнең берсе һәм шул ук вакытта иң серлесе – «Евгений Онегин»романы битләре буенча мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. 
Үз белемнәрен сорауларга җавап биреп, әсәрдәге фразаларны һәм цитаталарны  тикшерделәр. Романнан өзекләр укыдылар, геройларны чагыштырдылар, аларда уңай һәм тискәре сыйфатлар таптылар. Балалар өчен яхшы интеллектуаль ял килеп чыкты, кемдер аны тулысынча укырга, кемдер тагын бер тапкыр укырга карар итте.