Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Яңалык

Изгелек безнең йөрәкләрдә!

"Изгелек безнең йөрәкләрдә!" дип исемләнгән чара " Осенняя неделя добра- эстафета добрых дел" акциясе кысаларында үтте.

" Тукай- нәниләр өчен!"

"Тукай- нәниләр өчен!" балалар иртәсе балалар бакчасында тәрбияләнүче өлкән төркем нәниләре өчен үткәрелде.

" Без Тукайлы халык!"

" Без- Тукайлы халык!" - бу чара бөек шагыйребезнең 130 еллыгы уңаеннан үткәрелде.

" Бирегез канатлар!"

"Бирегез канатлар!" китап күргәзмәсе Клара Булатованың 80 яшьлеге уңаеннан төзелде.

Авылым кичләре!

" Авылым кичләре"исемле музыкаль кичә Халыклар Дуслыгы йортында үтте.

Үткәннәр сагындыра...

" Үткәннәр сагындыра" музыкаль кичә авыл Мәдәният йортында Халыкара- хатын кызлар көне уңаеннан үткәрелде.

" Күңелләрдә кышкы аклык!"

Мәктәптә Яңа елга багышланган кичә үтте."2016 елның символы булган Маймыл образында алып баручылар балаларга төрле уеннар уйнаттылар, балалар, әти- әниләр төрле концерт номерлары күрсәттеләр.

Көзге шатлык!

Бу конкурска балалар табигый материаллардан ясалган керпеләр алып килделәр.Алар һәрберсе үзенчәлекле, эчтәлекле итеп эшләнгән иде. Укытычылар, мәктәп китапханәчесе аларның эшләренә бәя бирделәр.

Иҗади почмак

Җәй дәвамында балалар китапханәдә эшләгән кул эшләре күргәзмәсе.

Файдалы ял

Китапханәдә һәркем үзенең күңеленә ошаган шөгыльне таба ала.Кем китап укый,кем кул эшләре белән шөгыльләнә.

Туфан- Туфан инде ул!

Язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның 80 яшьлек юбилее уңаеннан ачык киштә.