Китапханәдән файдалану кагыйдәләре
Китапханәдән файдалану кагыйдәләре.
*** Һәр кеше китапханәдән файдалана ала.
*** Китапханәгә язылу паспорт нигезендә башкарыла.
*** Балигъ булмаганнар ата-ана паспорты нигезендә язылалар.
Укучыларның хокуклары.
1.1.Китапханә укучысы түбәндәге хокукларга ия:
* Китапханә фонды белән ирекле файдалана ала;
* Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә дә хезмәт күрсәтүдән файдалану;
* Китапханәнең җәмәгать советынасайлана һәм китапханәнең укучылар алдындагы отчетында катнаша ала;
Укучыларның бурычлары.
2.1. Укучы китапханәнең кагыйдәләрен төгәл үтәргә бурычлы:
* китапханә фондыннан алган документлар (китап,газета-журнал, кассеталар һ.б.) белән сак файдаланырга тиешләр;
* китапханәдән алган документ белән файдалану вакыты –зурларга-30-40 көн, балаларга 10-15 көн . Алга таба кулланырга кирәк булганда китапханәгә килеп озынайтырга мөмкин.
* документларга язу ,сызу , пычрату , бөкләү, ертып алу катгый тыела.
2.2. Укучы ,документларны алган вакытта , тулысынча карап чыгарга бурычлы. Бозылу очраклары табылганда , китапханәчегә хәбәр итәргә тиеш.
2.3. Китап укучы ,документларны җуйган , яисә бозган очракта , аны эчтәлеге белән тәңгәл килгән , я булмаса үз бәясеннән 10 тапкыр артык бәя белән түләргә тиеш.
2.4. Документларны 1 айдан артыграк тоткан укучы китапханәгә бирәчәге булган кеше дип санала.
2.5. Документларны вакытында кайтармаган укучы билгеле бервакытка китапханә белән файдалану хокукыннан мәхрүм ителә.
2.6. Айнык булмаган кешеләргә китапханәдә хезмәт күрсәтелми.