Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Китапханә тарихы

Китапханә тарихы

    Егерменче гасыр башларында Шәңгәлче авылында беренче китапханә ачыла.1928 елда аны авыл клубы бинасына күчерәләр,бу вакытта әле анда бик аз санда гына китаплар була.1957 елда китапханә өчен аерым йорт бирелә. 1967 елда Бөек Октябрь революциясенең 50 еллыгы уңаеннан авылдаМәдәният йорты ачыла. Шушы бинаның икенче катына авыл китапханәсе урнаша.2005 елда китапханә һәм Мәдәният йортына капиталь ремонт ясала.Ул заманча җиһазлар белән баетыла.

     Беренче китапханәче Биккиниев Гомәр абый була. Аннан соң байтак китапханәчеләр алмаша. Ә Ахунова Рәйханә апа 37 ел буе шушы өлкәдә хезмәт итеп, лаеклы ялга чыга. Эшләү дәверендә ул үзен оста оештыручы,җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтә.Рәйханә апа китапханәдә

     “ Авыл тарихы ” музее оештыра.Бу музей бүгенге көндә дә китап укучылар , авыл кунаклары арасында зур кызыксыну уята.

       Бүгенге көндә китапханәне Яруллина Фәридә Мисбах кызы җитәкли.