Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Тукай сүнмәс йолдыз ул»

26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне!
26 апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә.
Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. «Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…»– дип язган шагыйрь.
Китапханәдә яраткан, хөрмәт иткән шагыйребез Габдулла Тукайның 138- еллыгына багышланган «Тукай сүнмәс йолдыз ул» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.