Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Габдулла Тукайның әкият дөньясы

Шәңгәлче балалар бакчасында күренекле шагыйрь Габдулла Тукаебызны искә алу көне булды. Зурлар төркеме балалары белән Тукай бабайныӊ бик зур байлык-шигырьләрен, әкиятләрен искә төшердек. Балалар булдырдылар! Тукай әкиятләрен беләләр! Беләләр генә түгел, ә «Кәҗә белән Сарык» әкиятен, «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен сәхнәлештереп тә күрсәттеләр. Бик матур әкият килеп чыкты! Балалар шигырьләр укыдылар, «Түбәтәй» уенын яратып уйнадылар.Кунакка Шүрәле белән Су анасы да килде.
Габдулла Тукайны безнеӊ яшь буынчыларыбыз беркайчан да истән чыгармаячаклар. Аныӊ шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәчәкләр.