Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Нәүрүз

Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар. Бәйрәм хуҗасы – Нәүрүзбикә.
Шушы бәйрәм уңаеннан Детский сад "Салават купере"с.Шингальчи НМР РТ балалар бакчасы балалары белән “Нәүрүз” милли бәйрәмен билгеләп үттеләр. Кар бабайның биремнәрен үтәделәр. Чарада балалар җырладылар, биеделәр, башваткычлар чиштеләр, уеннарда катнаштылар. Ахырда тәмле коймаклар һәм чәй белән сыйландылар.