Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Язлар матур - хатын-кызлар белән»

Яз белән бергә безгә иң назлы, иң матур бәйрәм – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне килә.
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне, ул кешелекнең матур яртысы үз адресына бүләкләр һәм теләкләр кабул иткән вакыт. Ташлык авылы мәдәният йортында хатын-кызлар өчен күңелле бәйрәм концерты булып узды. Концерт залы язгы кәеф, елмаю һәм тамашачыларның шатлыгы белән тулы иде. Әлеге чарада 3 команда катнашты: Шәңгәлче мәктәбе укытучылары, Шәңгәлче мәдәният йорты /китапханә һәм Шәңгәлче балалар бакчасы тәрбиячеләре.
Чарада катнашучылар үзләренең талантлары, якты образлары белән балкып тордылар. Сәхнәдән игелекле, күңелгә үтеп керерлек һәм күңелле җырлар, шаяртулар һәм биюләр яңгырады. Чара дәвамында залда бәйрәм хисе һәм яхшы кәеф хөкем сөрде.