Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Халыкара туган тел көне

21 февраль - Халыкара туган тел көне
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оештырыла. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең туган телебез – татар теле. Шуңа күрә һәр татар кешесе үз теленә хөрмәт белән карарга тиеш. Телебезнең кулланылыш даирәсен киңәйтү, аны балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшыру – безнең төп бурычыбыз.

Бездә дә Халыкара туган тел көне зурлап уздырылды. Бәйрәмгә “төрле милләт вәкилләре” кунакка килде. Укучылар татарча, русча, инглизчә, үзбәкчә шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм җыр һәм бию белән үрелеп барды.