Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Разил Валиевны искә алу

📚 МӘҖҮСИ

Мин, кыйбламны эзли-эзли,
Берүзем җир буйлап барам.
Язлар белән яшелләнәм,
Кышлар белән чал агарам.

Оҗмахым да – бу тормышым,
Тәмугым да – бу тормышым…
Әкиятләргә ышанырга,
Табынырга күп тырыштым.

Барып кердем урманнарга,
Килеп чыктым киң кырларга…
Сызгырмадым урманнарда,
Ашыкмадым җыр җырларга.

Оста барда, телең тый, ди…
Телем тыйдым, тургай барда.
Бәхет керсә төшләремә,
Куркып яттым уянырга.

Сокландым мин имәннәргә,
Сокландым мин усакларга…
Агачларны бергә җыеп,
Их, бер кысып кочакларга!

Мин нарасый бала бугай…
Шаман кебек шашып көлдем,
Барып чыктым җир читенә…
Очрамады миңа үлем.

Очсам – күгем, йөзсәм – күлем,
Иярләнгән атым көтә…
Бер мәҗүси бала кебек –
Табынам гел табигатькә.