Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Яңа ел аяк баса!

Яңа елны каршылаганчы, гаилә белән клубка барып, концерт карап, төрле уеннарда катнашып, күптән очрашмаган таныш-белешләрең белән күрешү, лотереяда бүләкләр оту — бәйрәм киченең күңелле мизгелләре.

Яңа ел сәгатьләре сугарга санаулы гына сәгатьләр калып барганда, авылдашлар һәм авылга кунакка кайтучылар да мәдәният йортына җыелды. Бәйрәм тамашасы быел да күңелле үтте. Ул мәдәният хезмәткәрләре,китапханә, үзешчәннәр һәм балалар чыгышы белән үрелеп барды.

Авыл җирлеге башлыгы Рамиль Хасанович, барысын да бәйрәм белән котлап, һәр кешегә исәнлек-саулык, һәрбер йортка бәхет һәм иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбызның туган ягыбызга исән-сау әйләнеп кайтуларын теле. Бәйрәм кичәсенә Кыш бабай🎅, Кар кызы👸, Куян🐇 һәм Яңа ел 2024🐲 тә килделәр. Балалар аларга шигырьләр сөйләп, күчтәнәчләр дә алдылар. Җыр-биюләр💃 генә түгел, уеннар да күп иде. Аларда олысы да, кечесе дә катнашты. Урамда да, сәхнә түрендә дә матур итеп чыршы бизәлгән иде.🎄

Кичә, гадәттәгечә, лотерея белән тәмамланды🎄