Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

“Татарстан . Без бергә”

Сезнең игътибарга “Татарстан . Без бергә”📚 дип исемләнгән бик кызыклы китап тәкъдим итәбез. Әлеге китап бик уникаль китап. Бу Татарстанның иң күп санлы халыклары – руслар, татарлар, чувашлар, удмуртлар, мордва һәм мариларның күптөрле һәм гаҗәеп мәдәни дөньясына сәяхәт.Әлеге китапны кулга алгач халыкларның тормышы һәм көнкүреше турында күп нәрсә белерсез, аларның мәдәни гореф-гадәтләре һәм традицияләре, теле, музыкасы, милли ризык һәм киемнәренең үзенчәлекләре никадәр кабатланмас һәм гүзәл икәнлеген күрерсез.Шул ук вакытта сез барлык халыкларга хас уртаклыкның да булуын белерсез. Аларны тарих, кунакчыллык һәм өлкәннәрне ихтирам итүгә нигезләнгән уртак традицияләр һәм, әлбәттә инде ата-бабалары яшәгән җир – аларның бөек Ватаны – Россия берләштерә.
Татарстан халыклары күп гасырлардан бирле бергә, бер-берсен хөрмәт итеп, килешеп, дус – тату яшиләр. Безнең көчебез һәм горурлыгыбыз шушы бердәмлектә.
📚 Әлеге китапны китапханәдән алып укый