Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Чыршы ачу

17 декабрь көнне Шәңгәлче авылы мәдәнияты каршында Яңа елның төп Чыршысын ачу тантанасы булды. Театральләштерелгән тамашада Кыш бабай, Кар кызы,Куян, Бүре, Убырлы карчык катнаштылар. Уен-көлке, җыр-бию түрдән булды. Әлбәттә, бәйрәм күрке мәхәббәт Чыршы иде. Ул утларын кабызгач, чарага җыелган халык алкышлап, дәррәү кул чапты. Аеруча балалар куанды әлеге күңелле мизгелләргә. Кыш бабай һәм Кар кызы бәйрәмдә алар җырлап, биеп кенә калмадылар тәмле бүләкләренә дә тараттылар.