Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

В.Нуруллинның «Ул яшәргә тиеш иде» повестье белән танышу

Сезне язучы -Вакыйф Нурулла улы Нуруллин белән таныштырып үтәсебез килә. ✨

📍Кыскача биографиясе :Вакыйф Нурулла улы Нуруллин — татар язучысы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2010).
Вакыйф Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, армия хезмәтендә булып кайта. Аннан Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аның соңгы курсында укыганда (1961) “Совет әдәбияты” журналы редакциясенә эшкә алына. 1977 елда В. Нуруллин Татарстан китап нәшриятының баш редакторы итеп билгеләнә.

Вакыйф Нуруллин 60нчы еллар башында үзенең кызыклы һәм үзенчәлекле хикәяләре белән матбугатта күренә башлый. Аннары тәүге күләмле әсәре булган “Шинельсез солдатлар” повестен яза. Әдәби җәмәгатчелек һәм укучылар игътибарын тойган язучы тагын да дәртләнебрәк иҗат итә башлый, шуннан соң аның бер-бер артлы “Күпер чыкканда”, “Әгәр син булмасаң”, “Аккан су юлын табар”, “Яшьнәп үткән яшьлек”, “Һәлакәт” һ.б. повестьлары дөнья күрә.

В. Нуруллинның әсәрләре урыс теленә дә тәрҗемә ителеп, Мәскәү һәм Казан нәшриятларында күп мәртәбәләр басылып чыкты. Аның әсәрләре буенча кызыклы телефильмнар да куелды.

📍Аның китаплары :
Ул яшәргә тиеш иде
Һәлакәт
Яшьнәп үткән яшьлек

📍Язучының китаплары белән сез китапханәләрдә таныша аласыз.