Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Арыш ипие - иң кадерле сый"

Халык әйтсә, хак әйтә:"Кара икмәккә туйгач, ач түгел", "Пешкән арыш икмәгегең исе - һәр чәчәктән хуш исле". Мөхәммәт Мәһдиев язганча, яңа пешкән арыш ипие исе дөньяның бер генә почмагында да юк. Арыш ипие тик бездә генә. Кызганыч, соңгы елларда бездә дә чын арыш ипие юк, аңа бодай оны кушып пешерәләр. Ни өчен шулай дигән сорауга арыш оны җитми, хәзер крестьян-фермер хуҗалыклары арыш үстереп мәшәкатьләнәсе килми, диләр.
"Чордашлар" клубының чираттагы очрашуы "Арыш ипие - иң кадерле сый" дип аталды, анда икмәк, бигрәк тә арыш ипие турында сөйләштек, истәлекләребезне барладык, шигырьләр укыдык, җырлар җырладык. Ипигә чын мәгънәсендә мәдхия җырлаган М.Мәһдиевнең "Бәхилләшү" повестен актардык, өзекләр укыдык. Икмәк турында көчле сүзләр күп анда.
Кичәбезнең кунагы, Шәңгәлче авыл китапханәсе мөдире Ләйсән Гыйльметдинова чүпрәсез ипи пешерү серләре белән уртаклашты.