Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Тарихта эзле инсан: мәшһүр мәгърифәтче, дин галиме, халык табибы"

Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Таҗетдин Ялчыголның тормышына һәм иҗатына багышланган "Тарихта эзле инсан: мәшһүр мәгърифәтче, дин галиме, халык табибы" дигән йомгаклау фәнни - эзләнү конференциясе үтте.
Әлеге китапханәдә, Татарстан җирендә якты эз, кыйммәтле мирас калдырган язучы, атаклы татар мәгърифәтчесе һәм дин эшлеклесенең иҗатын һәм эшчәнлегенә багышланган "Таҗетдин Ялчыгол безнең күңелләрдә" дип аталган күргәзмә-инсталляция әзерләнгән