Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Гүзәл Галләмова "Кайту"

▪Гүзәл Галләмова "Кайту"
"Зәңгәр коңгыраулар" китабының дәвамы.

Үткәннәргә кире кайту юк диләр. Гомер кичү - җаныңа күкләрдә чорналган язмышыңны җирдә, кайта-кайта, яңа баштан сүтү түгелме соң ул?!. Әйләнә дә, әйләнеп кайта... Булмас димә! Кошларда да кеше язмышлары... Ә бәлки киресенчәдер? Гап-гади кеше язмышлары гына түгел, болгавыр тарихлар да кабатлана. Булмас димә, кирәкмәс димә — бар да әйләнеп кайта...
Әмма төп геройларның берсе булган яшь журналист Халидә, кеше үз язмышын үзе яза дигән караштан чыгып, кискенлек белән алга карап хәрәкәт итә, һәркем туган җире, үзенең һәм халкы язмышы өчен көрәшергә тиеш дип саный. Аның гамәлләре яшәеш кануннары кысаларына сыешамы, алар белән тәңгәл киләме, хакыйкать кайда — автор әнә шул сорауларга җавап эзли.
Тугрылык – Хыянәт, Игелек – Явызлык, Сабырлык – Кызулык, Кайгыртучанлык – Битарафлык... Роман геройлары әнә шул якты һәм караңгы мәңгелек төшенчәләр арасында бәргәләнәләр.