Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

Гүзәл Галләмова. Зәңгәр кыңгыраулар

Гүзәл Галләмова. Зәңгәр кыңгыраулар.
Театр — сәхнәдә, театр — тормышта!.. Ярату, Мәхәббәт, Рухият, яшәешнең асылы булган хәлдә, кеше тормышында нинди роль уйный? Кем көчлерәк: яхшыга да, яманга да ярашкан, ваемсызларны гына түгел, ә хәтта күпмедер дәрәҗәдә гамьле күренгән кешеләрне дә төрле юллар белән тирә-ягына туплап, көлке, күңеллелек тудыручымы, әллә тормыштагы һәр вакыйгага тирәнтен фәлсәфә белән җитди карап, барлык сынауларны гаделлек белән сабыр гына җиңәргә омтылып, елмаерга «онытучымы»?..
Романның төп геройлары — классташлар, холыкларына тугры калып, язмышларының караңгы һәм якты чорларын төрлечә кичәләр. Әсәрдә бирелгән күкләр катындагы фәрештәләр, җир йөзендәге кешелекле кешеләр, рухи гарипләр, мәзлүмнәрнең тыгыз бәйләнештәге гыйбрәтле вакыйгалары, бик тиз үз эченә алып, укучыда көчле рух тәрбияли, мәңге изге әхлакый төшенчәләрне олыларга чакыра, ахирәт тормышын искә төшерә.
Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә. Гүзәл Галләмованың әлеге китабы белән сез безнең китапханәдә таныша аласыз! Рәхим итегез!