Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

"Дөнья яме-хатын-кызларда"

"Дөнья яме-хатын-кызларда"
Без, бүген Ташлык авылының мәдәният йортында 8 март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Дөнья яме - хатын - кызларда" исемле бәйрәм кичәсе үтте. Гүзәл затларыбызны тәбрикләргә, Ташлык, Шәңгәлче авылы яшьләре бәйрәм куйдылар. Үзләренең күңел түреннән чыккан изге теләкләрен теләп, җырларын бүләк иттеләр. Хатын - кызлар өч командага бүленеп төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Бәйрәм җыр - шигырь, викторина сорауларына җавап табу белән үтте. Авыл башлыгы Рамиль Хасанович барлык хатын - кызларны бәйрәм белән котлады. Очрашуыбыз бик күңелле һәм файдалы үтте.