Шингальчинская сельская библиотека - филиал № 36

«Үткәннәр якын күңелгә» (Х.Хөснуллин тууына 85 ел)

Бүген «Әдәбият кораб» проекты Шәңгәлче авылы китапханәсендә кунакта булды. Якташыбыз – Шәңгәлче авылы егете, күренекле шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Эдуард Касыймов исемендәге премия иясе Хәниф Хөснуллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Үткәннәр якын күңелгә” дип исемләнгән искә алу кичәсе үтте. Әдәби-музыкаль кичәдә, Яр Чаллы шәһәреннән килгән Факил Сафин, Әлфия Ситдыйкова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары катнашты. Шулай ук, шагыйрьнең туганнары, авылдашлары, иҗатын яратучылар җыелган иде.  Кичәдә бихисап күп истәлекләр сөйләнде, шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.