Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Сугыш.Җиңү.Хәтер."

Сугыш,сугыш.Күпме ачы күз яшен,кайгы-хәсрәтләрне үз эченә алган нинди авыр,шомлы,куркыныч сүз бу.Кемнәрнең язмышына кагылмаган да,башларына кайгы,күз яше.хәсрәт китермәгән ул.

1941 елның 22нче июне. Сәгать иртәнге 4. Менә шул вакытта фашист илбасарлары бәреп керәләр,тыныч илебез өстенә меңәрләгән бомбалар ташлыйлар. Сабан туена дип әзерләнгән  тастымалларга күз яше сеңә.1418 көнгә сузылган сугыш шулай башланып китә.Сугыш кырларында үз-үзләрен аямыйча сугышканнар - чын мәгънәсендә каһарманнар,курку белмәс,Ватаннарына тугры калган батырлар.

Без алар алдында шушы якты,тыныч,матур тормыш өчен бурычлы.Сугыш афәтен,аның фаҗигаләрен экраннарда гына күрик,әдәби китаплардан гына укып белик