Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

Китапханә турында

Ташлыкта беренче китапханә

      Егерменче  гасыр  башында  хәзерге  яңа  китапханә  урынында  Закир  мулланың  шәхси  китапханәсе  булуы  билгеле. Китапханә Закир  мулла  өенең  подвалында  урнашкан  була .  Авылның   беренче  комсомолы  , укытучы  булган кеше , авылы-бызның  аксакалы  Гыйлаҗетдинов  Сәхәбетдин  бабай  сөйләвенә  караганда , китапханә  шактый  бай  булган . Анда  дини  китаплар  белән    беррәттән ( алар  арасыннан “Мөннәбихәт ” – гарәпчәсе  дә , тәрҗемәсе  дә ; “Гәҗәибел мәфлүхәт ” тереклек  турында , әйтеп китәргә  була ) , Габдулла  Тукай , Галиаскар Камал Һәм  башка  авторлар    китаплары  да  булган . Китапханәдән  авыл  кешеләре  дә  файдаланганнар , бигрәк  тә  авыл  балалары  бирегә  еш  килгәннәр . Закир  мулла китап  биргәндә : - Яхшылап  укыгыз , килгәч сөйләтеп  карыйм  , - дип  куркыткан.

      Чыннан  да  китапны  алып  килгәч ,   балалардан  эчтәлеген сөйләтеп  караган . Әгәр дә бала  сөйли  алса, мактаган  һәм  аңа  калынрак  китап  бирә  торган  бул-  ган , ә  сөйли  алмаса   юкарак  китап  биргән. Сәхәбетдин   бер  килгәндә  Закир  мулла  аңа  , менә  бу  китапта    муллалардан   ,  байлардан  көлгәннәр  , дип  Г . Камалның  “ Банкрот” ын  биргән .                                                                                                           

*Айдар  Хәмзин  мәгьлүмәтләреннән.


Китапханәне төзүчеләр һәм ачылу елы

      Ташлыкта   китапханә 1970  елның  декабрь аенда   ачыла . Китапханәгә  элек   колхозның  бүлекчә  конторасы  булып  хезмәт  иткән  бинаны  бирәләр .  Бинаны  төзүдә   Ташлык  кешеләре    Нуретдинов  Мәннән  Нүретдин  улы  ( Укытучы  Хадиуллина  Рәкия  апа  ире ) ,    Сахабиев   Хиннур  Бәгдәнур улы  ; Сабитов  Хафиз  Сабит  улы  (1923 – 1994 ) ; Минегалиев  Гәни ( Минегани) Минегали  улы ( 1921 – 2000 ) ; Маликов  Фатих Бәдигь  улы ( 1923 - 2006 )  эшлиләр .  Бина    дүртпочмаклы   булып , 36  кв . м .  мәйданны  били  , бүрәнәдән  төзелгән була . 1976  елда  шуңа  Кушай  авылыннан  алып  төшеп  , тактадан  веранда  кебек  янкорма  ясала  .  Аны  Исламов  Хәсән  Ислам  улы ( 1913 – 1999)  Хәмитов  Зиннур Якуб  улы ( 1912 – 2000 )  төзеделәр .  Ул  вакытта  Шәңгәлче  авыл  Советы  рәисе  булып  Сабирҗанова  Нурҗамал   Сабирҗановна  эшли  иде ,  секретарь  булып  Гарифзянова  Зәйнәп,   Партоешма  секретаре  Хәмзин  Наил  Зиннурович  ( 1924 – 2006 )  эшлиләр  иде . Ә бинаны  төзетүдә  башлап  җибәрүче  колхоз  рәисе  Мулюков   Мулланур  була , авылның  управляющие  Мухамадиев  Мөнәвир ,  Шәйхетдинов   Вәзир  Шәйхетдин  улы    бригадир  булып  эшли .  Ул вакытта  бүлекчә бинасы булган , алда  китапханә  өчен  булачак  бинаны  төзетүдә  алар  башлап  йөриләр .