Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

Китапханәчелэр

Китапханәне ачучы Талипова Миңненур Гариф кызы
1970 елның декабреннән 1971 елның  февраленә кадәр эшли

      Китапханәне  ачып  җибәрүче  кеше  Талипова  Миңненур Гариф  кызы  була .  Ул  Түбән  Кама  районының  Түбән  Уратма   авылынла  1948  елда  туган . 1965 – 68  елларда Алабуга  культура  агарту  училищесының  китапханә  бүлеген  тәмамлый .  Минзәлә  районының  Аю  авылында  бераз  эшләгәннән  соң ,  үзенең  туган  ягында  эшлисе  килү  теләге  белән  районыбызга  кайта . Район  культура  бүлеге  аны  Ташлык  авылына  , китапханә  ачарга  җибәрә. Авыл  Советы  рәисе  Нурҗамал  апа Һәм  секретарь Зәйнәп  апалар  аны  бик  теләп  каршы  алалар  һәм  китапханә  ачуда  һәрьяклап  ярдәм  итәләр .

      Китапханәгә  беренче  китапларны  ат  белән  барып , Балчыклы  авылы  китапханәсеннән  170  экз .  китап   алып  кайталар .   Шәңгәлче  авыл китапханәсеннән  алып  кайтылган  272  экз .  китап  та  иш  янына  куш  була . Партоешма  секретаре  бүлмәсеннән  Наил  абый  Хәмзин   Ленинның  сайланма  әсәрләре  томнарын  бирә .  Укучы  балалар  да  өйләреннән  китаплар  алып  киләләр . Шулай  итеп  1971  елның  1 январена  китапханәдә  барлыгы  487  экз . китап  була .                                                                      

      Яңа  елга  чыккач, Түбән  Кама  китап кибетеннән   дә  акча  күчерү  юлы  белән  китаплар  алына .  1971  елның  12  июнендә  китапханәгә   Казан  бибколлекторыннан   беренче  посылка   китаплар   килә .  Ул  почта  аша  Шәңгәлче  почтасына  килә  һәм  анда  барлыгы  33 кз . китап  була .  8402 нче  номерлы  накладной  буенча   21  май  1971  елда  җибәрелгән .  1972  елның  1  январена  инде  китапханәдәге  китаплар  саны  736  га  җитә .  Алардан  файдаланучылар  саны  425  укучы  була  , шуларның  212 се  балалар .   Яшь ,  энергияле  китапханәче  үз  эшен  яратып , намус  белән  башкара . Кыска  гына  вакыт  эчендә  китапханә  яшьләрнең . балаларның  , авыл  халкының  яратып  йөри  торган  урынына  , ә  китапханәче  аларның  ярдәмчесенә  , киңәшчесенә  әйләнә .  Китапханәдә  Г. Кутуйның  “Тапшырылмаган  хатлар ” ы  буенча  китап  укучылар  конференциясе ,  татар   язучысы Фатих  Кәрим  иҗаты   буенча  әдәби  кичә , “Туган  ягым”  дигән  географик   викторина  һ . б . чаралар  үткәрелә . Кичәләрне    башлангыч  мәктәп  укытучысы (  үзе  үк  мәктәп  директоры )   Хадиуллина   Рәкия  апа  ,  балалар  бакчасы  тәрбиячесе  Мухамадиева  Нәсимә  ,  клуб  мөдире  Мингалиева  Рәйсә  белән  берлектә   әзерлиләр  һәм  үткәрәләр .  Талипова   Миңненурның  сүзләренә  караганда  ,  ул  вакытта  китапханәдән  иң  күп  китап  укучы  булып  Шәйхетдинов  Фаил  Вәзир  улы  саналган .   Шулай    оешкан  төстә  эш  башлап , күңелле  генә  эшләп  , төрле  бәйрәм  чаралары  үткәреп  йөргән  җиреннән ,  Талипова  Миңненурга  Ташлык  китапханәсеннән  китәргә  туры  килә. Сәбәбе  дә  бик  җитди , мөһим  була  шул  . Кызыл  Чапчак  авылына  кияүгә  чыга  ул . Бары  2 ай  ярым   эшләп  кала . Ул  хәзер  дә  шул  авылда  яши .   Бухгалтер  булып  эшләп ,  инде  пенсиягә  чыкты .  Кызганыч ,   гомере  буена  китапханәдә  эшлисе  килсә  дә  , аңа  үз  профессиясе  буенча  эшләргә  туры  килми . Ире  белән  3  малай  тәрбияләп  үстергәннәр . Ире  вафат була .   

 

Валеева Асия Сәлим кызы
1971 елның мартыннан 1974 елның сентябренә кадәр эшли

      Тормыш  дәвам  итә. Миңненурны  күрше  Шәңгәлче  авылы  кызы  Вәлиева  Асия  Сәлим  кызы  алыштыра .  1971 елның  март  аеннан    Асиянең  хезмәт  биографиясе  башлана .  Махсус  китапханә  белеме  булмаса  да  ,  бу  кыз  да  бик  тырыш  ,  китапларны  җаны, тәне  белән  яратучы  булып  чыга . Асия  апа эшләгән  чорда   китаплар    саны  да  артканнан  арта  бара  . Барлык  эш күрсәткечләре дә  артканнан арта бара . Китапханәгә  укучылар күпләп йөри башлый, китап бирелеш тә арта .

      Авылда  китапларны  пропагандалауга укучыларда  китап  укуга  кызыксыну  уятуга  күп  көч  куя  ул .  Клуб  белән  берлектә   үткәрелгән   Яңа  ел  бәйрәме ,  Совет  Армиясе  , 8  март  бәйрәмнәрендә  халыкка  лекция , докладлар    укый  , бәйрәмнәрнең  тарихы  белән  таныштыра . Авылның  җәмәгать  тормышында  да  актив  катнаша . Язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында  кырдан кайтып кермиләр алар.  Игенчеләрне  яңа матбугат басмалары белән таныштыру , эшнең барышын стена газеталары аша  яктырту  ул вакытта мәдәният хезмәткәрләренең  төп эшенә керә . Аның өстенә фермаларда савымның  күрсәткечләрен  декада саен, ай саен  экранга төшерү  һ.б. тавык та чүпләп бетермәслек эшләр  китапханәче җилкәсендә була. Аның өстенә үзеңнең эштә күпме план . Авылның  95 % кешесе  , шул исәптән балалар да 100%  китапханәгә тартылган булырга тиеш .Менә шул эшләрнең барысын  да уңышлы башкара ул .  Эшен  күпме  генә  яратып  эшләсә  дә , белем  алуга  булган  ихтыяҗ   Асияне апаны китапханә эшеннән аера . Югары  Ослан  районы  Ключище  бухгалтерлар  әзерли  торган  училищега укырга керә .Ул  китапханәне   яңа  гына  Шәңгәлче  урта  мәктәбен   тәмамлаган    Хузина  Зәлфира  Хөҗҗәт  кызына  тапшыра.

      Асия эшләгән елларда  төп күрсәткечләр

ел

Китап фонды

Укучылар саны

Китапханәгә йөреш

Китап бирелеш

1971

1223

425

7480

7630

1972

1828

515

9531

9747

1973

2431

523

9570

10477

1974

2956

527

9575

7201

 

 

Абдуллина ( Хуҗина ) Зәлфира Хөҗҗәт кызы

      Зәлфира  Хөҗҗәт  кызының   хезмәт  биографиясе  1974  елның  23  сентябреннән  башлана  һәм  бүгенге  көнгә  кадәр  дәвам  итә .   Алдагы  китапханәчеләр  башлаган  эшне  Зәлфира  лаеклы  дәвам  итә .  Авылда  китапханә  хезмәте  күрсәтүгә  зур  өлеш  кертә .  Совхозның   иҗтимагый  һәм  сәяси  тормышында   актив  катнаша. Язгы  һәм  көзге  кыр  эшләре  вакытында   игенчеләрне  яңа  газета  һәм  җурналлар  белән  таныштыра  , кыр  эшләренең  барышы  белән   “ Молния ” стена  газеталары  аша    авыл  халкын  таныштырып   бара ,  эш  вакытында  начар  гадәтләр  белән  шөгыльләнүчеләрне   “  Чаян ”   га  төшерергә  дә  булдыра  .   Үз  вакытында  авыл  Советы ,  партоешма  , совхоз  идарәсе  тарафыннан  бирелгән  грамоталар   шул  эшләрнең  бәяләмәсе .  Кыска  гына  вакыт  эчендә  Зәлфира  үзен  оста   плакатлар  бизәүче  , матур  язучы һәм  тырыш кеше  итеп  таныта .  Клуб  белән  үткәрелүче   чараларда  да  актив  катнаша ,  китапханәсендә  дә  төрледән –төрле  кызыклы  чаралар , диспутлар  үткәрә .

      Үзенең  эшен  яратуы  , эшенең  теоретик  ягын  ныклап  өйрәнү  макса-тыннан  ,  ул  белем  алырга  ниятли  һәм  1991 – 1993 елларда     Алабуга  мәдәният  училищесеның   китапханә  бүлеген  читтән  торып  укып  бетерә .  Зәлфира  елдан  ел  үзенең  белемен  эшендә  файдала-на. Шуның  нәтиҗәсе  булып   авылыбызда  үткәрелгән төрле чаралар   тора .  Республика  дәрәҗәсендә  үткә-релүче  конкурсларда   да   катнашып ,   ул  1  нче  урыннарны  яулый .    1977 елда  Ташлык  авылы  егете  Абдуллин  Рәшит  белән  тормыш  корып  , 1 малай һәм  1 кыз  тәрбияләп  үстерделәр .  Кайнанасы    тыл  ветераны  Абдуллина  Бибиасма Халик  кызы  белән  гомер  итеп  аны  тәрбияләп , соңгы  юлга  озаттылар .  Кызлары  Гөлнара  педагогия  институтын  тәмамлады . Үзенең  эшен  ачып , уңышлы  эшли . Яр  Чаллы  шәһәрендә  яши  ,  ире  Илшат белән 2 кыз  һәм 1 малай үстерәләр .  Улы Илнар Түбән Кама  шәһәрендә  яши , сварщик  булып  эшли .   Тормыш  иптәше  Сиринә  белән  1 кыз  һәм   1 малай  үстерәләр .

Китапханәчелэр