Ташлыкская сельская библиотека - филиал № 33

"Тукай эзләре буйлап"

"Тукай!" Бу исем безнең күңелләргә балачактан ук кереп урнашкан. Чөнки аның әкиятләрен кече яшьтән үк өйрәнеп үсәләр.Тукайның балалар өчен язылган әкиятләре сабыйның игътибарын җәлеп итә,уйландыра,сокландыра.

Тукай- балаларның үз шагыйре.Ул аларның телләрен,уй-фикерләрен,ниятләрен,эчке дөньяларын аңлый,аларча сөйләшә алар тирәсендә яши алган.Ул дөньяны,табигатьне дә сабыйлар карашы,сабыйлар акылы белән күзәтә белгән.

"Таңсылу" балалар бакчасы балалары өчен "Тукай эзләре буйлап " дигән квест-уен үтте.Уен аша балалар шагыйрьнең тормыш юлы ,иҗаты турында белемнәрен ныгыттылар.Тукай герое "Шүрәле"нең кунакка килүе уеныбызга ямь өстәде.