Буыннар чылбыры өзелмәсен
Татар теле һәм әдәбияты ункөнлеге кысаларында интернат-мәктәпнең 8 сыйныф укучылары мәдәният йортында урнашкан музейга экскурсиягә килделәр. Укучылар безнең әби-бабайлар кулланган көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Бу экспонатлар укучыларга әби-бабайларның тормышын күзалларга, халыкның мәдәни һәм рухи традицияләрен үзләштерергә ярдәм итә.