Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Китапханә тарихы

     Кызыл Чапчак авылында революциядән соң, халык  мәгарифе  өлкәсендә реформа  башлангач ук  китапханә  ачыла. Бу 1917-1919 еллар була.Иң беренче китапханә  байлардан  тартып  алынган йортта избач булып  тора.Ә 1934 елда берничә байлар йорты  берләштерелеп зур  гына агач йорт төзелә.Бу йортта китапханә, авыл  советы, колхоз канцеляриясе  урнаша.Китапханәдә бик күп кешеләр эшләп киткән. Авыл халкы барысында  хәтерләми.Берничә ел Сәхбиев  Гыйлметдин, ташлык авылы  кешесе  Исламов Нәкыйф , Кызыл Чапчак кешесе Ханнанов Гапделәхәт эшләгән. Ул  сугышка киткәндә  Зиатдинова Гиная  апага тапшырган.Ул 1956 елга тикле эшләп Шәйхетдинова Мөзәянәгә тапшырган.Ә 1958елны Би  авылы  кызы Сөләйманова Кәримә  Әхмәтхан  кызы  кабул итеп ала.Ул  кабат 1961 елда  Зиатдинова Гиная  апага  тапшырып китә .Гиная апа бик күп еллар эшли. Авыл халкы  хәзердә Гиная  апаны мактап кына  искә  ала.

     Гиная ападан соң бер-бер артлы күп кенә  кешеләр  алышына.1987елны китапханәне  Набиуллина Тәблизә  апа кабул итеп ала.Ул китапханәдә  12 ел  эшләп хәзерге  вакытта  лаеклы  ялда. Тәблизә апа вакытында 1990 елда шушы яңа клуб төзелә. Хәм шуның бер  булмәсенә китапханәне урнаштырыла.