Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Китапханә эшчәнлеге

     Китапханә тугыз  еллык  мәктәбе,балалар бакчасы  булган Кызыл Чапчак  авыл халкына  хезмәт  күрсәтә.  Авылда  барлыгы 198 хуҗалык ,486 кеше исәпләнә.  Шуларның 8  мәктәпкәчә, 18  беренче  сыйныфтан  унберенче  сыйныфка  кадәрге  балалар. Китапханәдә барлыгы 500 китап укучы исәпләнә,шуларның 98 балалар.Китапханәдә  китап фонды 1.01.2015 елга  11308 китап  исәпләнә.Китапханәгә күпкенә  газет-журналлар  килә.

     Китапханә  клуб, мәктәп, балалар бакчсы белән нык  элемтәдә  тора .Алар  белән  бергә  очрашулар, әдәби кичәләр үткәрелә.

     Китапханәдә  төрле китап күргәзмәләре, күзәтүләр,очрашулар, кычкырып китап укулар үткәрелә.

     Китапханә авылыбызда үткән барлык  күмәк  чараларда  актив катнаша.