Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Мәзәк күңел ачкычы

"Пушкин картасы" федераль программасын тормышка ашыру максатыннан әдәби клуб кысаларында китапханәдә "Мәзәк күңел ачкычы" дип аталган фольклор чара узды. Мәзәк - борынгы заманнарда ук туып, безнең көннәрдә дә актив яши,үсә. Халык аваз иҗатының кыска күләмле жанры. Мәзәк - азга гына булса да тормыш ыгы-зыгысыннан бушанып, ял итеп алырга, кәефне күтәрергә булыша.

Чара барышында китаплар белән таныштык. Алардан кызыклы мәзәкләр укыдык, викторина сорауларына җаваплар таптык.