Красно-Кадкинская сельская библиотека - филиал № 22

Гаилә - бәхет ачкычы

2024 ел - гаилә елы буларак игълан ителде, шул уңайдан китапханәдә "Гаилә - бәхет ачкычы" дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Гаилә - рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаучы, ата-бабалар тәҗрибәсен, тәрбиясен олы хәзинә итеп кадерләп тотучы, буыннарны өзелмәс чылбыр белән бәйләүче. Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора.

Китап күргәзмәсе ел буе эшләп, тулылындырылып торылачак.