Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Сабырлык - Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт

“Чордашлар” клубында чираттагы аралашу кичәсе “Сабырлык – Аллаһы тәгалә биргән зур нигъмәт” дип аталды. Дөнья йорты - сынау йорты. Һәрбер сынау бездән сабырлык көтә һәм сынауларга каршы сабырлык белән генә каршы торып була. Очрашуда катнашучыларның барысы да диярлек үз гомерендә нинди дә булса сынауга дучар ителгән. Кемдер ятимлектә үскән, кемдер балаларын югалткан, толлык ачысын кичергән. Һәркемнең әйтер сүзе булды. Хаҗ сәфәре - сабырлык таләп итә торган изге сәфәр. Күптән түгел генә инде 5 нче тапкыр хаҗ кылып кайткан Равия апа Нәбиуллинаның истәлекләрен, алган тәэсирләрен тыңладык, гыйбрәтле риваятьләр сөйләдек, мөнәҗәтләр әйттек.