Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Китапханәм...

  Чыннан да, озын гомерле, нык бәдәнле, тормыш юлыннан батыр атлап баручы баһадирга охшагансың син, китапханәм! Елларның ничек сикәлтәле, үзгәрүчән, борма-борма булуына да карамыйсың син: аягыңда нык басып торасың, яңарасың, үсәсең. Узган юлларыңа борылып карасаң, аның очы-чиге күренми икән бит!

   1925нче елның язында Гариф мулла мәктәбенең бер ягында уку йорты (изба-читальня) ачыла. Мөдире Вәлиев Шәех була. Китап фонды моңа кадәр Кызыл Чапчак авылында эшләгән китапханәдән китерелә. Анда мөдир булып эшләгән Хисаметдинов Кыямны бөтен Чаллы кантонына бердәнбер булып ачылган татар икенче баскыч мәктәбенә директор итеп күчерәләр. Волостька якын булсын өчен, Каенлыга күчерелгән бу уку йорты бер үк вакытта китапханә булып та хезмәт итә. Уку йортына мөдир булып Чаллы кантонының Мусабай-завод авылыннан Шакирҗанов Мәхмүт килә. Бу вакытта уку йорты Шамбаз мулла бакчасындагы файдаланылмый яткан, бикә бүләк иткән мәктәпкә күчерелә. Яңа китаплар да кайта тора, күпләп вакытлы матбугат та яздырыла. Бу изба-читальня дип аталучы йортка озакламый мөдир булып Нөркәй авылы егете Халиков килә, тик озак тормыйча, шул ук Нөркәй авылы (Сарман районы) егете Закиров Хафиз белән алыштырыла. Уку йорты мөдирләре еш алышыналар ( 1948 елда Гәрәев Миргасыйм, 1949-1951 елларда Солтанова Мәрьям, 1951-1953 елларда Шәрәфетдинова Гөлназ, Исламов Азат).

    1953елның августында уку йорты китапханә итеп үзгәртелә. Аңа мөдир булып Түбән Уратма авылы кызы Ризванова Флера Кәрам кызы килә. Китапханәче клуб мөдиреннән 350 данә китап кабул итеп ала. Ел азагына китап фонды 1193 данәгә җитә.

Китапханә әкренләп тулылана, авылның Кече Җирекле авылы ягына күчереп салынган зур булмаган йортка күчә һәм шушы ике авыл халкына хезмәт күрсәтә.

    Ризванова Ф.К. эшләп укыды. Иң элек читтән торып укып, махсус урта белем алды. Алга таба шулай ук, читтән торып укып, Алабуга педагогия институтын тәмамлады. Егерме ел китапханәче булып эшләгәннән соң, аны Каенлы авылы советына рәис итеп сайладылар. Ул, лаеклы ялга чыкканчы, шушы эштә эшләде. Китапханәне урта махсус белем алган Ключ авылы кызы Макарова Маргаритага тапшырды. Яңа мөдир мәҗбүри эшләргә тиешле срок – ике ел үтүгә, аны шул ук Алабугага мәдәният-агарту училищесының китапханә бүлеген тәмамлаган Хөсәенова Флера Галимҗан кызы алыштыра. Ул 1975 елның 1 августыннан бүгенге көнгә кадәр биредә эшли. Аның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер эш урыны – Каенлы авыл китапханәсе язылган. Ул кабул иткәндә фондта 7500 данә китап була.

    1973 елда  Мәдәният йорты бинасына нигез салына. 1977 елның гыйнварында китапханә Мәдәният йорты бинасының икенче катындагы бер бүлмәсенә күчә. Тагын утыз ел үткәч, икенче каттагы бүлмәләргә капиталь ремонт ясалып яңартылган китапханә халыкка хезмәт итүен дәвам итә. 2017 елда мәдәният йортына тулысынча капиталь ремонт ясалды, китапханә беренче катка күчерелде.

     Китап фонды даими яңартылып тора: искеләре гамәлдән чыгарыла, яңалары кайта тора. Бүгенге көндә китапханә фондында 12 мең чамасы китап бар, егерме биш исемдә газета һәм журналлар алдыртыла. Үз өенә вакытлы матбугат яздырта алмаган авыл кешесе өчен бик зур байлык бу. Мәдәният йорты, урта мәктәп, балалар бакчасы белән берлектә китапханә авыл халкының ялын оештыруга да зур өлеш кертә.

      Шунысы кызыклы, Каенлы авыл китапханәсенең 64 елллык тарихы бар. Шуның 62 елында китапханәдә ике Флера мөдирлек итә: егерме ел Ризванова Флера Кәрам кызы, кырык ел Гарипова Флера Галимҗан кызы.

 

Китапханәм

Монда йөри өлкәне дә,

Монда йөри кечесе.

Гел елмаеп каршы алыр

Сине китапханәче.

       Их, минем китапханәм,

       Сиңа рәхмәтем, санәм.

Үткән юлларың бормалы,

Аталдың “ызбач” диеп.

Ул чакта да яшьләр сиңа

Агылды, сине сөеп.

       Их, минем китапханәм,

       Гел булды сиңа, санәм.

Күзсезләрне күзле иттең,

Иҗек, хәреф өйрәтеп.

Ул чакта да кирәк идең,

Хәзер бигрәк кирәк син.

       Их, минем китапханәм,

       Гел булды сиңа, санәм.

Бу көннәргә килеп җиттең

Бормалы юллар аша.

Сиңа булган хөрмәт хисем

Язгы сулардай таша.

         Их, минем китапханәм,

         Сиңа рәхмәтем, санәм.

Рәхмәт сиңа, китапханәм,

Минем якын киңәшчем.

Китапларың кимемәсен,

Һәркемгә дә кирәк син.

          Их, минем китапханәм,

          Гел булды сиңа, санәм.

( Авылдашыбыз Саимә Сөләйманованың бу шигыренә Марат Бәдриев көй язды).