Каенлинская сельская библиотека - филиал № 20

Каенлы авылы тарихы

Каенлы авылының якынча 450 еллык тарихы бар. Авыл тарихчылары фаразлавынча, авылга нигез салучылар Казан ханлыгы Руська кушылганнан, ягьни 1552 елдан соң, корылык елларында Мамадыш районы Кече Сөн авылыннан килеп урнашканнар. Алар Зәй елгасы буендагы шушы матур урынны сайлаганнар һәм ялгышмаганнар. Саф , чиста, тәмле сулы, ил картасында урын алган Зәй елгасы авыл халкына тормыш биргән, иң авыр елларда да туендырган, җылыткан. Элегрәк чәйгә суны да Зәй елгасыннан ташыганнар. Бу тирәләр тоташ катнаш урман булган.  Алар агачларны төпләп җир эшкәрткәннәр. Арада каен агачлары күбрәк үскәнгә авылга Каенлы исеме бирелгәндер дигән фараз яши.

Беренче килеп утырган Сәлимкол, Миңлебай, Бикбау, Сираҗетдиннәр белән бергә 1 чирмеш (мари) да булган. Аның 7 кызы булган. Авылда татарлар, марилар аралашып яшәгән, ике милләт вәкилләре гаилә дә корганнар. Тора-бара чирмешләр ислам динен кабул иткәннәр. Чирмеш нәселеннән булган авылдашлар (мәсәлән авыл тарихын язган Шәрәфиев Фәхри абый нәселе) авылда әле дә яшиләр.

Безнең Каенлы авылы  чын халыклар дуслыгы авылы. Анда бүгенге  көндә унлап милләт вәкиле (татар, рус, украин, чуваш, мари, удмурт, казах, үзбәк, таҗик, әзербайҗан) дус, тату гомер кичерәләр.

Каенлыда элек-электән авыл халкы дин тота һәм мәчеткә йөри. Башта төрле биналар мәчет ролен үти. 1913 елда  авылда беренче таш мәчет салына. Узган ел мәчетебезнең 100 еллыгын зурлап үткәрдек.

Менә шундый авылда яшим мин. Эчим дисәң – менә дигән суы, печән чабыйм дисәң – үләнле болыннары, балык тотыйм дисәң – елга, инеш, күлләре, чыгып йөрим дисәң – тигез,яшел чирәмлекләре,бай тарихы, мәчете, 102 укучысы булган урта мәктәбе, 50 бала йөри торган 3 группалы балалар бакчасы, мәдәният йорты,китапханә тип-тигез, йортлары җепкә тезелгән шикелле салынган урамнары, колхоз-совхозлар таркалса да игенчелек һәм терлекчелек белән шөгылләнүне дәвам итүче “Бәхетле-Агро”ның Каенлы бүлекчәсе – менә шундый авыл ул Каенлы.

Авылның икенче исеме?

Элегрәк авылны Җирекле дип атап та йөрткәннәр( бу тирәләрдә зирек агачлары да күп үскән).

Беренче кешеләр арасында авылга нинди исем бирү турында бәхәс чыккан, кемдер Зирекле исемен, кемдер Каенлыны тәкъдим  иткән, шуңа авыл ике исем белән аталып йөргәндер дигән гипотезаны да әйтәләр.

Каенлыда милләтебез горурлыгы, ярыйсы ук шөһрәт казанган галим, язучы, табиб, мөгаллим, тарихчы, дин әһеле Таҗетдин Ялчыгол яшәгән. 1768 елда Мамадыш районы Кече Сөн авылында туган Таҗетдин Ялчыгол 24 яшендә – 1792 елда авылдашлары янына Каенлыга килгән һәм монда 8 ел яшәгән. Шушында яшәгәндә “Хадисел-баб”ка шәрех (аңлатма, тәрҗемә) язган. 1799 елда үзенең һөнәренә туры килердәй эш эзләп Кызыл Чапчакка күченә

Бүгенге көндә авылда барлыгы 192 шәхси йорт, 4 күпфатирлы йортта 192 фатир исәпләнә. 681 кеше авыл җирлегендә исәптә тора.

Каенлы балалар бакчасына 42 бала йөри.

Каенлы урта мәктәптәбендә 83 укучы укый.

Авылда лаеклы ялдагы өлкәннәр саны – 177.