Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

Яңалык

Поздравление с Днем Победы #ВгостикВетерану

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлаша, бу көннәрдә без ветераннарны, тыл хезмәткәрләрен, сугыш еллары балаларын бәйрәм белән котлыйбыз, аларның истәлекләрен тыңлыйбыз. Безнең Ташлы авылында тыл ветераны Гөлфия апа Вәлиева яши. Күпне күргән, сугыш елларының авырлыкларын кичергән Гөлфия апаны котларга Александровка авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ю.А.Павлов, мәдәният хезмәткәрләре, яшь армиячеләр җыелдык, истәлекләрен тыңладык.

Көләч әбиләр һәм шаян оныклар

Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, 7-нче март көнне, Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Көләч әбиләр һәм шаян оныклар" бәйгесе үткәрделәр.

"Утырыйк әле бүген кич" фольклор кичә

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә, кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Миллли көйләребезне көйләп,җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды. 11-нче февраль көнне Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Утырыйк әле бүген кич" дип исемләнгән фолькл

Бәрәңге бәйрәме

20-нче сентябрь көнне Ташлы авыл китапханәсе укучылары "Бәрәңге бәйрәме"нә җыелды. = 20 сентября Ташлинская сельская библиотека совместно с клубом провели праздник урожая "Бәрәңге бәйрәме".

Очрашу = Встреча с участником СВО

29-нчы май көнне Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә махсус хәрби операциядан кыска вакытлы ялга кайткан авылдашыбыз Надиманов Алмаз белән очрашу оештырды. В Ташлинском сельском клубе прошла встреча с участником СВО Надимановым Алмазом.

Әдәби кичә "Сөембикә - Азат хатын" журналына 110 ел"

21-нче май көнне, Ташлы авыл китапханәсе, клуб белән берлектә, "Сөембикә"нең юбилеена багышланган "Сөембикә - Азат хатын" журналына 110 ел" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде. Журналның тарихы, яраткан бүлек-сәхифәләр, темалар турында сөйләштек.

Китап хәтерендә сугыш мизгелләре

8-нче май көнне Ташлы авыл китапханәсе хезмәткәре "Китап хәтерендә сугыш мизгелләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Хикмәтле дә бизәкле дә туган тел

26 апрель - татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. 26 апрель көнне Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә Габдулла Тукайның туган көненә һәм туган тел көненә багышланган "Хикмәтле дә бизәкле дә туган тел" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

Бәя җитмәс кыйммәт мирас

2-нче апрель көнне Ташлы авыл китапханәсе, клуб белән берлектә "Бәя җитмәс кыйммәт мирас" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

Самавырда кунакта

14 марта Ташлинская сельская библиотека, совместно с клубом, провела тематический вечер "Самовырда кунакта" = Ташлы авыл китапханәсе, клуб белән берлектә, "Самавырда кунакта" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде.

"Әниләргә мәдһия"

7-нче март көнне Ташлы авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әниләргә мәдһия" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.

“Халкыбызның күңел җәүһәрләре”

2-нче март көнне Александровка һәм Ташлы китапханәләре, Ташлы авыл клубы белән берлектә, милли гореф-гадәтләргә багышланган эчтәлекле һәм мавыктыргыч чара уздырдылар.