Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

Көләч әбиләр һәм шаян оныклар

Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, 7-нче март көнне, Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Көләч әбиләр һәм шаян оныклар" бәйгесе үткәрделәр.

"Яз", "Веселые ребята", "Шайхевалиевлар", "Октябрята" командалары тапкырлыкта, уңганлыкта, зирәклектә ярышты.

Оныклар әбиләрен котлап җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. "Әбиеңне дәвала" биремендә хәтта шәлләргә төреп кура җиләге кайнатмасы белән сыйладылар. Бер биремдә дә югалып калмадылар, әфарин!

Әбиләр дә, үз чиратында, бөтен биремнәрне үтәп чыктылар. Математиканы да яхшы беләләр, көтелмәгән ситуацияләрдән дә бик оста чыгалар, камыр ризыкларын да бик тәмле пешерәләр икән.

Бәйрәмгә багышлап "Сезнең өчен, ханымнар һәм туташлар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә зур кызыксыну уятты.