Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

Китап хәтерендә сугыш мизгелләре

8-нче май көнне Ташлы авыл китапханәсе хезмәткәре "Китап хәтерендә сугыш мизгелләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә  күзәтү ясады.

Сугыш, аның батырлары турындагы истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар ярдәм итә. Бөек Ватан сугышы турындагы китаплар беркайчан да актуальлеген югалтмый һәм алар китапханә киштәләрендә тузанланырга тиеш тә түгел.

Әлбәттә, әдәбият дөньяны үзгәртә алмый, әмма сугыш турындагы китаплар кемнеңдер йөрәк хисләренә кагылырга һәм тормышыбызга бер генә тамчы булса да игътибар һәм игелек өстәргә мөмкин. Алар безнең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне һәм тыныч тормыш кыйммәтләрен аңларга да ярдәм итә.