Татарско-Ташлинская сельская библиотека - филиал № 39

"Утырыйк әле бүген кич" фольклор кичә

Кышкы озын кичләрдә элек-электән безнең әбиләребез, әниләребез җыйнаулашып бер-берсенә, кул эшләрен кыстырып кич утырырга йөргәннәр.Миллли көйләребезне көйләп,җырлый-җырлый чигү чиккәннәр, бәйләм бәйләгәннәр, җеп эрләгәннәр. Куллары, күзләре талып китсә уеннар да уйнап алганнар, табышмаклар, мәкальләр әйтешкәннәр, тәмләп милли ризыкларыбыз белән чәй эчкәннәр. Соңгы елларда бу кич утырулар онытылды.

11-нче февраль көнне Ташлы авыл китапханәсе клуб белән берлектә "Утырыйк әле бүген кич" дип исемләнгән фольклор кичә үткәрде. 

11 февраля Ташлинская сельская библиотека совместно с клубом провели фольклорные посиделки "Утырыйк әле бүген кич".

Үткән гасырның 60-70 елларында бик киң таралган шөгыль - кирәкмәгән чүпрәкләрдән аяк астына келәм бәйләүне искә төшердек.

Мы вспомнили некогда очень популярное занятие - вязание крючком дорожек из ненужных тряпок.