"Кроссворд чишү"
Куян авылы китапханәсендә 23 ноябрь көнне "Кроссворд чишү" көне уздырылды.
Куян авылы китапханәсендә 23 ноябрь көнне "Кроссворд чишү" көне уздырылды.
Дәвек авылы китапханәсендә "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче кечкенә китап сөючеләргә авыл тарихы турында сөйләнде
Куян авылы библиотекасына яңа балалар китаплары кайтты.
Әтрәкле авыл китапханәсендә "Татар халык ашлары"исемле китап күргәзмәсе ясалды һәм укучыларга тәкъдим ителә
16 ноябрь-толерантлык көне.Шул уңайдан Иске Александровка авылы китапханәсендә "Толерантлык-тынычлыкка юл" исемле күргәзмә ясалды ,әңгәмә үткәрелде.
Яңа Мәлкән авылы китапханәсендә "Толерантлык-ул дуслык,хезмәт һәм хөрмәт" исемле күргәзмә төзелде, видеоролик ясалды
Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим.
Китаплар дөньясы -бик бай дөнья.Шул дөньядан үзеңә кирәкле мәгълуматны ала белергә генә кирәк.
Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә язучы Эдуард Касыймовның 90 еллыгына "Гомер ике килми" дигән китап күргәзмәсе ясалды. Китаплары укучыларга тәкъдим ителә.
Тулбай авыл китапханәсе, балалар бакчасы белән берлектә "Боздан саклан" әңгәмә, рәсем конкурсы үткәрде.
11 ноябрь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе "Шатлык"балалар бакчасында "Китаплар ни өчен авырый" дигән библиографик дәрес үткәрде.
Иске Александровка авыл китапханәсе язучы Эдуард Касыймовның 90 еллыгына китап күргәзмәсе ясады.
9нчы ноябрь көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсенә "Ләйсән" балалар бакчасының балалары кунакка килделәр.
9 ноябрь көнне Дәвек авыл китапханәчесе Сахабутдинова Гүзәлия, клуб мөдире Шайхетдинова Альбина, социаль хезмәткәр Галимова Илсөя һәм авылдашлар Шайхетдинов Хәмит, Яруллин Рәшит белән берлектә изге эш :"Килдек, чистарттык, җиңдек" экологик акциягә кушылып авылыбыз яр буйларын чүп- чардан чистарттык.
Балаларның каникул вакытында ялларын дөрес итеп үткәрү максатыннан Дәвек авылы китапханәсендә китапханәче Сахабутдинова Гүзәлия клуб мөдире Шайхетдинова Альбина белән берлектә өстәл уеннары уйнатты.
Тулбай авыл китапханәсе,клуб белән берлектә,балаларның каникул көннәрен кызыклы итү максатыннан"Туган җирем Татарстан" исемле кроссворд үткәрде.
7.11 .2020 көнне Аю авылы китапханәсе "Юный краевед" клубы членнарының чираттагы утырышы узды, ул "Законнар кайда туа" дигән исем астында үтте.
Әтрәкле авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән бергә каникул көннәрен кызыклырак итү максатыннан,"Кем иң зирәк,кем иң җитез"исемле чара үткәрде
#Гөлекавылы китапханәсе 7.11 .2020 көнне Гөлек авылы клубында китапханә белән берлектә көзге каникулны күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан "Тапкырлар һәм зирәкләр " "Күңелле уеннар " үткәрелде.
Балаларның каникулын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Могҗизалар кыры" уены үтте.