Центральная библиотека

Яңалык

“Хикмәтле ике канат –сәләт һәм тормыш тәҗрибәсенә ия язучы”

3 май көнне Аю авыл китапханәсендә куренекле язучы , публицист Т.Әйдинең тууына 80 ел тулу уңаеннан күргәзмә куелды һәм язучының иҗатын яктыртып “Хикмәтле ике канат –сәләт һәм тормыш тәҗрибәсенә ия язучы” исеме астында күзәтү үткәрелде

"Карга боткасы"

Бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Карга боткасы" үткәрде

Рәхмәт хатлары

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миннехановның рәхмәт хатларын тапшырдык.

Амирзянова Халидә апа

Тат.Мөшеге авылында яшәүче тыл ветераны Амирзянова Халидә апага Бөек Җиңүгә 76 ел тулу уңаеннан,мәдәният йорты, китапханә,Әтрәкле авыр җирлеге хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миннехановның рәхмәт хаты һәм бүләге тапшырылды.

Тыл ветераннары

Авылыбызда яшәүче тыл ветераннарына авыл җирлеге белән берлектә президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннехановның бүләген һәм рәхмәт хатларын тапшырдык.

Гәрәева Хәния апа

Авылыбызда яшәүче тыл ветераны,тол калган Гәрәева Хәния апаны авыл җирлеге белән берлектә президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миннехановның бүләген тапшырдык.

"Түгәрәк өстәл артында"

28 нче апрельдә Тат.Мөшеге авыл китапханәсе, Мәдәният йорты хезмәткәрләре, К.А.Смирнова исемендәге ТатМөшеге урта мәктәбенең татар теле укытучысы Галиева Й.Р. ,Мөслим лицеенда оештырылган "Түгәрәк өстәл артында"дип исемләнгән язучылар белән очрашуда булдык.

"И туган тел,и матур тел..."

27 апрельдә Иске Александровка авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган "И туган тел,и матур тел..."дигән исем астында шигырь конкурсы уздырылды.

“Тукай геройлары рәсемнәрдә”

28 апрель көнне Аю авыл китапханәсе “Миләшкәй” балалар бакчасында булды. Балалар “Тукай геройлары рәсемнәрдә” исеме астында, әкият геройларын буядылар. Максат: Г.Тукай әсәрләрен пропагандалау. Бурыч: балаларга эстетик тәрбия бирү

“Тукай язы”

Г. Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Аю авыл китапханәсендә “Тукай язы” дигән чара үтте

"Безнең Тукай бабабыз"

Югары Тәкермән авыл китапханәсе "Шатлык".балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Безнең Тукай бабабыз" дигән балалар иртәсе үткәрде.

Тукаебыз туган көне

Тукай шигырьләреннән һам аңа багышлап язылган шигырьләр белән флешмоб ясады.

"Шагыйрьләр солтаны -Тукай"

Гөлек авылы китапханәсе клуб белән берлектә"Шагыйрьләр солтаны -Тукай"дип исемләнгән -әдәби -музыкаль- кичә үткәрелде.

Тукай көне

Тулбай авыл китапханәсендә Тукай көненә багышлап китап күргәзмәсе оештырылды.