Центральная библиотека

Яңалык

"Укучының мәдәни көндәлеге"

Дәвек авыл китапханәсендә дә(китапханәче Сабутдинова Гүзәлия) бүген 1 нче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды.

"Укучының мәдәни көндәлеген"

22 сентябрь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе беренче сыйныф укучыларына (сыйныф җитәкчесе Фархаева З.Р.) "Укучының мәдәни көндәлеген" тапшырды.

Хуш киләсең,ямьле көз

15 сентябрь көнне Бикбау авыл китапханәчесе балалар белән көзге табигать кочагында булдылар.

"Утлы еллар поэзиясе"

14 сентябрь көнне фронтовик шагыйрь Исхак Закировның тууына 110 ел уңаеннан "Утлы еллар поэзиясе" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.

"Алар сафта"

14 сентябрь көнне Югары Юшады авыл китапханәсендә Шагыйрь Исхак Закировның тууына 110 ел уңаеннан "Алар сафта" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды

Әхмәтханова Мөгәллилә

14 нче сентябрь көнне Бикбау авыл китапханәчесе өлкән китап укучы Әхмәтханова Мөгәллилә апаның өенә барып китап-журналларын алыштырып кайтты.

"Сентябрь ае юбилярлары"

Сентябрь аенда татар әдәби сәнгатенең олы шәхесләре булган язучы,шагыйрьләрнең юбилей даталары бар.

Брейн-ринг

Югары Тәкермән авыл китарханәсе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Сафарова Р.Ф.белән 8-9 сыйныфлар арасында брейн-ринг үткәрделәр.

Күргәзмә

10 сентябрь көнне, үзенең әсәрләре белән китап укучылар күңеленә үтеп кергән язучы, драматург М.Галәунең тууына 135 ел тулу уңаеннан, язучының иҗатына багышлап китап күргәзмәсе төзелде, әсәрләренә күзәтү үткәрелде.

"Кечегә шәфкатьле, олыга хөрмәтле"

10 сентябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында, "Кечегә шәфкатьле, олыга хөрмәтле" дип исемләнгән чара узды.

"Татарча диктант ЯЗ"

Бүген Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан авылыбыз мәчете белән берлектә "Татарча диктант ЯЗ" акциясендә катнашты.

Абдулла Алиш

Сентябрь ае күренекле,танылган язучыларның туган көннәренә бай ай

"Шигърият,синең хакка"

Шагыйрә Флера Гыйззәтуллинаның 90 яшьлек юбилеена багышлап Югары Тәкермән китапханәсендә "Шигърият,синең хакка" дигән китап күргәзмәсе ясалды.

"Вөҗдан үре - йөрәк түре"

Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә "Вөҗдан үре - йөрәк түре" дигән исем астында күргәзмә оештырылды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде.