"Калфаклы сандугач"
Татар халкының күренекле шәхесләре күп
Татар халкының күренекле шәхесләре күп
9 нчы ноябрьдә "Тамчыкай" балалар бакчасында күчмә китапханә яңартылды.
9 ноябрьдә Кадрәк авыл китапханәсендә "Балкыш" әдәби берләшмәсенә йөрүчеләр белән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "Туган телем - татар теле" дип исемләнгән кичә булды.
Шагыйрь,драматург Мирхәйдәр Фәйзинең 130 еллыгына карата Бикбау авыл китапханәсендә "Мирхәйдәр Фәйзи-татар халкының күренекле улы" дип аталган күргәзмә булдырылды.
8 ноябрь көнне Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә җырчы, композитор С.Садыкованың тууына 110 ел тулу уңаеннан "Сагыналар сине якын дуслар..." исеме астында күргәзмә оештырылды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде.
9 ноябрь көнне Югары Юшады авыл китапханәсендә "Законнары белик" дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды
8 ноябрь көнне Аю авыл китапханәсендә мәхшүр композитор С.Садыкованың тууына 110 ел тулу уңаеннан 'Моңлы былбыл" исеме астында күргәзмә куелды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде.
6 ноябрь Республикабызның төп Законы булган -Конституция кабул ителгән көн.
Бикбау авыл китапханәсендә Конституция көненә карата китап күргәзмәсе куелды һәм китап укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Тулбай авылы китапханәсе балалар бакчасы белән берлектә lV Халыкара "Җәлил укулары" бәйгесендә катнаша.Муса Җәлилнең "Чәчәкләр"шигырен Харисова Зәмирэ укыды.
Тулбай авылы китапханәсендә Конституция коненэ стенд һәм китап күргәзмәсе оештырылды.
Якташ шагыйрәбез Салисә Гараевага 6ноябрь көнне 83 яшь була.
Гөлек авылы китапханәсендә "Без бердәм халык" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм әңгәмә үткәрелде.
Хуҗәмәт авыл китапханәсе мәданият йорты белән берлектә балаларның каникуллары уңаеннан балалар белән "Сказочный городок" паркында куңелле уеннар уйнадык.
Югары Юшады авыл китапханәсендә "Без бергә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде һәм китап укучылар белән әңгәмә уздырылды.
нче ноябрь көнне Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә күргәзмә куелды,Мәдәният йорты ,Рус.Мөшеге авыл клубы белән берлектә"Бердәмлектә көч" исемле мәгълүмати-танып белү сәгате үтте.
1991 нче елдан башлап-30 нчы октябрь сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
30 октябрь көнне Аю авыл китапханәсендә шагыйрь, прозаик Р.Сибатның тууына 75 ел тулу уңаеннан "Калыр бары моңнарым..." исеме астында күргәзмә куелды һәм күргәзмә буенча әңгәмә корылды.
29 октябрь көнне Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Иске Александровка авыл китапханәсе укучы балаларга "Бердәмлектә көч " дигән әңгәмә уздырылды һәм "Могҗизалар кыры "үткәрелде.
30 октябрь көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә "Мәңгелек яра, җәрәхәт","Татар әдипләре-сәяси репрессия корбаннары" исемнәре белән китап күргәзмәсе ясалды.