Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Тормыш бу»: әдәби онлайн-очрашу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәр үзәк китапханәсенең ВКонтактедагы социаль челтәрендәге төркемендә Россия һәм Татарстан язучылар берлекләре әгъзасы, Татарстан Республикасы журналистлар берлеге, Россия әдәби фонды һәм Халыкара Әдәби фонды әгъзасы Марс Яһудин белән  туры эфирда очрашу үтәчәк. 

Марс Яһудин – күпсанлы китаплар, вакытлы матбугатта мәкаләләр авторы, әдәби бәйгеләр җиңүчесе. Бөек Ватан сугышы ветераны, танылган журналист, «Туган ил өчен» (1941–1945) газетасы корреспонденты, әтисе Нәфыйк Яһудинның кулъязмалары нигезендә «Тормыш бу» китабын бастырып чыгара. Әлеге документаль-публицистик басма геройның тормыш юлы турында гомуми күзаллаулап тудыра. 

Әңгәмә барышында Марс Нәфыйк улы үзенең тормышы, гаиләсенең укытучылар династиясе  һәм иҗат юлы, әсәрләре өчен сюжетларны каян табуы, илһам чыганаклары һәм үз китапларында тасвирлаган тормыш хәлләре турында сөйләячәк.