Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханә турында

1972 елда Мәдәният министрлыгы тарафыннан Яр Чаллыда Үзәк китапханә ачу турында карар кабул ителә. Өч ел дәвамында Татарстанның В.И. Ленин исемендәге Республика фәнни китапханәсе китап фонды булдыру һәм каталоглар төзү буенча зур эш башкара. Фондны тулыландыручы төп база булып Россия дәүләт яшүсмерләр китапханәсе тора. Китапханәгә “Новый мир” журналы редакциясе ун мең том бүләк итә, бер өлеш китапларны М.Е. Салтыков-Щедрин исемендәге Дәүләт китапханәсе, В.И. Ленин исемендәге СССР дәүләт китапханәсе, Бөтенроссия дәүләт чит ил әдәбиятлары китапханәсе тапшыра. Яңа китапханә өчен Яр Чаллыга  китапларны илнең төрле почмакларыннан машиналар, поездлар һәм самолетлар белән кайтаралар.

1975 елда мәртәбәле кунаклар, язучылар, хезмәт коллективлары вәкилләре катнашында китапханә тантаналы рәвештә ишекләрен ача һәм беренче укучыларын кабул итә. Әлеге китапханә бинасы өчен бер торак йортның беренче каты җиһазландырыла. Бу вакытка китап фонды 54 000 данәгә җитә. Китапханәне оештыруга зур көч керткән Гафарова Люция Әмир кызы аның беренче мөдире итеп билгеләнә. Шәһәр үзәк китапханәсенә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелә.

Күп еллар шәһәр китапханәсе Есенин урамы, 4 нче йорт буенда урнашкан бинада эшләп килә. 2012 елда гына ул Ямашев бульвары, 4/14А адресы буенча китапханә өчен махсус төзелгән бинага күчерелә. Бүген биредә укучыларга китапханә белән файдалану өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган: киң һәм якты уку заллары, хезмәт күрсәтү заллары, төрле чаралар уздыру өчен конференц-зал эшли.

Шәһәр үзәк китапханәсе Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең филиаллары өчен оештыру-методик үзәге дә булып тора. Биредә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең гомуми үсешен булдыру стратегиясе, китапханә фондын бердәм туплау методологиясе башкарыла, заманча мәгълүмат технологияләрен кулланып китап укучыга хезмәт күрсәтүнең яңа методлары өйрәнелә. Үзәк китапханә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының китапханәләр белән бәйле  дәүләт сәясәтенең үтәлешен тормышка ашыру буенча тулаем хәбәрдар тота.

Шәһәр үзәк китапханәсендә Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең төп ресурслары урнашкан: сирәк һәм кыйммәте ягыннан әһәмиятле басмаларны саклау буенча бердәм китап фонды, «КонсультантПлюс» хокук базасы, үзәк каталоглар һәм картотекалар. Шулай ук биредә махсуслаштырылган хезмәт күрсәтү буенча бүлекләр, әдәбият тарихы музее, администрация урнашкан.

Шәһәр үзәк китапханәсе төрле категорияле һәм яшь үзенчәлекләре булган укучыларга хезмәт күрсәтә. Монда физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы мохит тудырылган.

ШӘҺӘР ҮЗӘК КИТАПХАНӘСЕНЕҢ СТРУКТУРАСЫ

Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге

- балалар секторы

- яшүсмерләр секторы

Комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге

- абонемент секторы

- сәнгать секторы

- стационар формалы булмаган хезмәт күрсәтү секторы

Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге

Белешмә-мәгълүмат бүлеге

- уку залы секторы

- электрон уку залы секторы

- библиография секторы

“Всезнайка” балалар клубы

Әдәбият тарихы музее

Методик һәм инновацион хезмәт күрсәтү бүлеге

Китапханә фондын туплау һәм эшкәртү бүлеге