Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Осталык баскычлары» күргәзмәсе ачылу

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Рәсүл Мингалимов һәм аның шәкертләренең рәсем күргәзмәсе ачылу тантанасы узачак. 
Рәсүл Камил улы - профессиональ рәссам, Халыкара укытучы-рәссамнар берлеге әгъзасы. 2022 елда «Иң яхшы укытучы» мактаулы билгесе белән бүләкләнә. Төрле дәрәҗәдәге күргәзмә, бәйгеләрнең, Бөтенроссия пленэр-симпозиумының актив катнашучысы. Шәхси күргәзмә эшчәнлеге алып бара. 
2017 елдан 1 нче Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы. Аның талантлы укучылары, 2023 ел чыгарылышы, укытучылары белән бергә үз эшләрен күргәзмәдә тәкъдим итәчәк. Аларның кайберсе өчен бу күргәзмә беренчесе һәм соңгысы да булырга мөмкин, һәм киресенчә, олы иҗат юлының башы да булыр, бәлки. 

Рәхим итегез! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26