Китапханәдә сәнгать төне
Искәртү урнаштыру: / Скачать бу календаре
Сәнгать һәр заманда төрле чикләүләр һәм чикләргә карамыйча кешеләрне берләштерүче бер җеп булып тора. Чаллы – шуның иң яхшы мисалы.
Шәһәр үзәк китапханәсе һәр елдагыча 3 ноябрь көнне 16 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр «Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе кысаларында әзерләнгән бәйрәм программасы белән куандырачак. Акциядә катнашучылар китапханәдә сәнгатьнең төрле төрләре белән очраша алачак.
Программада:
«Дизайнерлар берләшмәсе» Халыкара ассоциациясе әгъзасы, Кама сәнгать һәм дизайн институтының дизайн кафедрасы мөдире Юлия Абызованың шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы;
«Мудрёна-Матрёна» арт-квиз;
Чаллының танылган шагыйрьләре һәм музыкантлары белән очрашулар;
Төрле мастер-класслар, танып белү викториналары һ.б.
Шулай «Төрледән-төрле ябалаклар» дигән уникаль тематик күргәзмә эшләячәк, анда Виктория Ляховецкаяның арт-коллекциясендәге канатлы ерткычлар, сувенирлар, уенчыклар сурәтләнгән әсәрләрен күрергә мөмкин булачак.
Барыгызны да акциягә кушылырга чакырабыз! Сезне бик күп уңай хис-кичерешләр һәм онытылмас мизгелләр көтә! Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26, 89172712747